Зәйлеләрне «Туым Жондозы» конкурс-фестивалендә катнашырга чакыралар
16 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк «Туым Җондозы» («Рождественская звезда-2024») керәшен җырларын яшь башкаручыларның республика конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итә.
Конкурста 6 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнаша ала.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Аутентик вокал» (соло);
- «Халык вокалы» (соло);
- «Фольклор-эстрада вокалы» (соло);
- «Фольклор-этнографик коллектив»;
- «Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль»;
- «Фольклор-эстрада ансамбле»;
- «Халык җырының заманча интерпретациясе»;
- «Этник халык инструментлары ансамбле».
Конкурска гаризалар ccemelyanova@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев