Зәйлеләр Шамил Сәлаховны соңгы юлга озата
Бүген зәйлеләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә, икътисадка, фәнгә, спортка, социаль, дини мәгърифәтчелеккә, тагын бик күп тармакларга бәяләп бетергесез зур өлеш керткән мөхтәрәм райондашыбыз Шамил Салих улы Сәлахов белән саубуллаша.
Озак вакыт авырудан соң аның йөрәге тибүдән туктады.
Саба районы Нырсы авылында туган булса да, Шамил Салих улының ике айлык чагыннан бөтен гомере Зәй районы белән бәйле. Балачагы, үсмер еллары күпчелек Урта Пәнәчедә үтә.
Бигеш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләү бүлегендә югары белем ала. 1975 елда яшь белгеч буларак кайтып, эшкә керешә. Аны «Үрнәк» совхозының баш инженеры итеп билгелиләр. Хезмәт куюының беренче елында ук ул язгы чәчүгә техниканы яхшы саклау, әзерләүдә механизаторлар бригадасын районда беренче урынга чыгара. Армия хезмәтеннән соң Шамил Сәлахов хезмәт юлын «Якты йолдыз» колхозында мастер-көйләүче буларак дәвам итә. Ә «Искра» колхозына баш инженер итеп район җитәкчелеге Шамил Сәлаховны артта калган хуҗалыкны торгызу максатында билгели. Биредә 3 ел эшләгәннән соң, аны район авыл хуҗалыгы идарәсенә күчерәләр. 1980 елда исә республикада «Сельхозхимия» структурасы оештырыла. Оешманы җитәкләү Шамил Сәлаховка йөкләнә. «Сельхозхимия» район берләшмәсе өч ел рәттән хезмәт күрсәткечләре буенча профсоюзларның Бөтенсоюз Үзәк Советы, КПСС Үзәк Комитеты һәм Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагына лаек була һәм ул бөтенләйгә берләшмәдә кала. 1984 елда Шамил Сәлахов Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсе алтын медале, 1986 елда «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә. Соңрак ул модульле тимер-металл корылмалар заводына директор итеп билгеләнә. Шамил Салихович зоводта 18 ел хезмәт кую дәверендә фәнни казанышлары белән дә югары бәяләнде. Ул суыту технологияләре һәм җылылык саклау материаллары өлкәсендәге фәнни эшләре өчен «Салкын» халыкара академиясе академигы исемен алуга иреште. Җитәкче үзе әйдәп барган предприятие белән генә түгел, район халкының көнкүрешен яхшыртуда һәрчак башлап йөрүче булуы белән дә абруй казанды. Районны газлаштыруда, төрле социаль объектлар, мәчет, чиркәүләр төзеттерүдә аның өлеше зур. Суык-Чишмә авылын заводның ярдәмче хуҗалыгы итеп үстерүе дә билгеле. Төзелеш өлкәсендә дә нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган, "Росагропромстрой«ның «Мактаулы төзүчесе» исемнәре бирелә.
Күрәсез, Шамил Сәлахов үзеннән соң күп эшләр калдырып, фани дөньяны калдырып китеп барды. Быел май аенда ул 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Мәрхүмне Урта Пәнәче авылы зиратында җирләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев