9 октябрь 2023 яңалыклары
-
Зәйдә Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган кичә узды
Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырды.
-
Зәйдә йөкле хатын-кызлар өчен бәйрәм узды
Әлеге дата елына ике тапкыр билгеләнеп үтеләчәк.
-
Хат ташучы Гөлсинә
Гөлсинә ханым Габиева Түбән Лоҗы авылында һәр йортта көтеп алынучы кеше. Ул төрле хәбәрләрне дә, газета-журналларны да, пенсияләрне дә, коммуналь хуҗалык өчен түләү квитанцияләрен дә тарата. Быелның 1 ноябрендә аның хат ташучы булып хезмәт куя башлаганына 23 ел була. Һөнәри бәйрәме 9 октябрь — Бөтендөнья почта көнен дә ул әнә шулай хезмәттә уздырды.
-
Зәй районында серле тәңкә табылган
Сентябрь башында редакциягә тарих белән кызыксынучы Сергей Долгов мөрәҗәгать итте. Ул Сәвәләй авылында бәрәңге казыганда борынгы акча тапкан һәм аны чистартып, анда гарәп телендә язу булуын күргән. Акча көмешкә охшаган.
-
Бигешлеләр авылдашларының китабы белән танышты
7 сентябрьдә Бигеш авыл китапханәсендә Рузилә Җамалиева-Нәбиеваның «Күңел авазы» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
-
Сәвәләйдә «Очрашу паркы» булачак
Сәвәләй мәктәбен моннан 40 ел элек тәмамлаган классташлар авылда парк булдыру идеясе белән чыкты.
-
Зәйлеләр Шамил Сәлаховны соңгы юлга озата
Бүген зәйлеләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә, икътисадка, фәнгә, спортка, социаль, дини мәгърифәтчелеккә, тагын бик күп тармакларга бәяләп бетергесез зур өлеш керткән мөхтәрәм райондашыбыз Шамил Салих улы Сәлахов белән саубуллаша.
-
Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең әтисен юбилее белән котладылар
Узган шимбәдә Зәй районы Яңа Мәлем авылында яшәүче Әбләис Зәйнуллинны юбилее белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, запастагы II ранг капитаны Валентин Атласов, «Зәй җылысы” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов өенә барып котладылар.