Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйле хәрби хезмәттән баш тарткан өчен зур штрафка тартыла

2025 елның язгы һәм көзге чакырылыш кампанияләре вакытында Зәй шәһәрендә яшәүче хәрби хезмәткә чакырылучы егет, хәрби комиссариаттан повестка ала, тик билгеләнгән срокларда егет хәрби комиссариатка килми, шул ук вакытта үзенең килмәвенең сәбәпләрен раслаучы бернинди документаль дәлилләр китерми.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе, аның хроник авырулары булуын билгели, әмма хәрби хезмәткә чакыру кысаларында үткәрелгән медицина тикшерүләре аның сәламәтлеге “Б-3” яраклылык категориясенә туры килүен раслый. Әлеге категория гаскәрләр төрләре буенча аз гына чикләүләр белән хәрби хезмәткә яраклылыкны күздә тота.

Табиблар карары белән килешмичә, егет  судка ике тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать итә.  Суд, эшнең барлык материалларын, медицина экспертизаларының рәсми бәяләмәләрен дә кертеп, әлеге дәгъваларны канәгатьләндерүдән баш тартты. Суд актлары мөрәҗәгать итүченең дәлилләре объектив раслау тапмаганлыгын билгеләп үтте.

Ә агымдагы елның 15 гыйнварында  Зәй шәһәр суды егеткә карата хәрби хезмәткә барудан баш тарту буенча эшне карап, карар чыгарды. Аның эше судта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлеше нигезендә («бу хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмаганда хәрби хезмәткә чакырылудан тайпылу») каралды. Җәза чарасы сыйфатында акчалата түләтү рәвешендәге санкция сайланды.

Суд егеткә  70 000 (җитмеш мең) сумлык штраф рәвешендә җәза билгеләде. Әлеге сумма федераль бюджет кеременә күчерелергә тиеш. 

Хөкем карары әлегә законлы көченә керергә өлгермәгән.

Белешмә: РФ Җинаять кодексының 328 маддәсе штрафны гына түгел (200 000 сумга кадәр), җәзаның альтернатив төрләрен дә, шул исәптән мәҗбүри эшләрне яки кулга алуны да күздә тота.

фото: Татар-информ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев