Зәйдән хәрбиләргә автобус, ау мылтыгы, патроннар җибәрелде
Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучыларга Зәй районы халкы мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтә.
Бу көннәрдә 1232нче полк хәрбиләреннән җибәрелгән гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре килеп иреште. Бу полк сугышчыларына зәйлеләр автобус, ау мылтыклары, патроннар җибәрде.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында бәрелешләрдә дроннар киң кулланыла. Дошман ягыннан җибәрелгән очкычларны юкка чыгаруда ау мылтыкларын файдалану күпкә отышлы дип расланган. Шунлыктан, хәрби егетләр үзләренә җибәрелгән ау мылтыклары өчен Зәй һәм Алабуга аучыларына рәхмәтләрен белдерәләр.
«Автобус өчен „Авторитет“ компаниясе, аның җитәкчесе Александр Басыровка, транспортны ремонтлауда булышучыларга рәхмәт. Әлеге транспорт безгә монда бик кирәк. Шулай ук ярдәм күрсәтүче һәр зәйлегә, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, „Зәй җылысы“ хәйрия фондына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», — диләр әлеге полкта хезмәт итүче хәрбиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев