Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдән Николай Захаров – “Кубок Челны” җиңүчесе

Районыбызның ветеран спортчысы Николай Захаровка сокланмый мөмкин түгел.

Кышын да, җәен дә ул Яңа шәһәр урманындагы яктыртылган чаңгы юлларында шөгыльләнүен дәвам итә. Кыш көне чаңгыда, җәй көне йөгереп уза ул биредәге дистанцияне. Үз йорты ихатасында да ул физик күнегүләр ясау өчен нинди генә тренажерлар ясап бетермәгән. Менә бит теләгең булса барысын да эшләргә була. Бу яктан Николай Клементьевич яшь спортчыларга үҗәтлек, чыдамлылык, максатка ирешүчәнлек белән чын үрнәк. Әле бу көннәрдә генә ул Чаллыдан зур җиңү белән кайтты. Чаңгы-роллер ярышларында сезон дәвамында даими катнашып, ул биш мәртәбә үз яшь категориясендә җиңү яулаган. Шуңа да чаңгы-роллер ярышлары оештыручылар төп кубокны - “Кубок-Челны” җиңүчесе исемен  тантаналы төстә аңа тапшырдылар. Ә бит аңа 67 яшь. 

Кече яшьтән көрәшеп үскән, гер күтәрү белән мавыккан Николай Захаров әнә шулай тынгы белми. Кыш көне чаңгыда узышуда еш катнашуы сәбәпле ул җәен дә бу төр спортны онытмаска карар кыла. 8 ел элек роллерлы чаңгылар сатып алып шөгыльләнә башлый. 

“Мәлем ягында яңа асфальт салгач, шул юлда шөгыльләнеп чыныктым. Анда бит тауга менү өлеше бар, ә шөгыльләнү, чыдамлылыкны арттыру өчен бу бик мөһим. Гомумән, безнең районда нинди спорт төре белән мавыксаң да шөгыльләнү өчен урын җитәрлек, теләгең генә булсын”, - ди ветеран спортчы. 

Аерым спорт төре булмаса  да, чаңгы-роллерлар ел дәвамында  профессиональ чаңгычыларның физик әзерлеген тәэмин итү өчен кирәк. Шуны күздә тотып Николай Захаров та билгеле спортчылар Сергей Аделев, Михаил Комендантов белән бергәләп, аларның киңәшләрен тотып шөгыльләнә. Алар ярдәме белән инвентарьлар сайлый, алар күрсәткән алымнарны куллана.

“Җәйге чаңгы техникасына төшенгән спортчыга бу спортның кышкы төрен иярләү авыр булмаячак. Чөнки тәгәрмәчле чаңгыда йөргәндә, иң элек  балансны, тотрыклылыкны сакларга өйрәнәбез. Кышын чаңгычының аяк астында йомшак кар булса, җәй көне – такыр юл, димәк, егылмас өчен спортчыдан тагын да күбрәк игътибарлылык һәм әзерлек сорала. Болар исә дөрес сайланган экипировка һәм инвентарьга бәйле”, - дип тә өсти ул, әлеге төр спортны сайларга теләгән яшьләргә киңәш биреп.

фото спорт идарәсеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев