Зәйдә халык җыенында актив педагогларга рәхмәт белдерелде
Кичә Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә район җитәкчелегенең халык белән очрашуы узды.
Анда шәһәрнең үзәк өлешендә, 35нче кварталда, Воздвиженка бистәләрендә яшәүчеләр катнашты.
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүдән соң җыенда бертөркем педагогларны актив гражданлык позицияләре һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен оештырулары, шулай ук яшүсмерләрне махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү чараларына җәлеп итүләре өчен бүләкләделәр. Район башлыгы Разиф Кәримов биш мәгариф хезмәткәренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүләкләрне 3нче һәм 2нче мәктәпләрнең тәрбия буенча директор киңәшчеләре Елизавета Голованова, Гөлфия Идиятуллина, 7нче мәктәпнең оештыручы-педагогы Наталья Панова, технология укытучысы Ринат Хәлиуллин, 9нчы мәктәп китапханәчесе Ләйсән Мөсәгыйтова алдылар.
Роза Илалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев