Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган кичә узды

Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырды.

Рәсүл Гамзатов — бөек совет һәм Россия әдибе, публицист, сәясәт эшлеклесе, Дагыстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе, РСФСРның һәм СССРның Дәүләт премияләре лауреаты.

Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән җентекләбрәк таныштылар, аның атаклы «Торналар» әсәренең барлыкка килү тарихын белделәр. «Торналар» җыры Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар турында истәлек символына әвереләде.

— «Шатлык» үзәгендә ял итүчеләр үзләре дә Рәсүл Гамзатовның туган йорт, үз халкы, әнисе, хатын-кызны хөрмәт итүне, халыкларның мәхәббәтен һәм дуслыгын данлаучы шигырьләрен укыдылар. Алар игътибарына видеоязмалар аша җырлары тәкъдим ителде. Шулай ук авторның әсәрләре, аның тормышы турында материаллар белән китап-иллюстратив күргәзмә дә оештырылды, — ди баш китапханәче Лилия Хафизова.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев