Зәйдә юл куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында балалар белән төрле профилактик чаралар үтә
Россиядә шул исәптән Зәй районында да 18 сентябрьдән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды. Ул юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмауга юнәлтелгән профилактик чара.
Зәйдә юл инспекторлары атналык кысаларында балалар бакчаларына йөреп, алар белән кагыйдәләрне кабатлап буенча төрле чаралар үткәрәләр, юлда хәвеф-хәтәрсез йөрүнең мөһимлеген аңлаталар. Шундый чаралар бу көннәрдә «Зәңгәр чәчәк» балалар бакчаларында бик актив оештырылды.
«Бигрәк тә балаларыбызның киемнәрендә, сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрүе кирәк. Чөнки мондый элементлар караңгы вакытта юл аркылы чыгучы баланы күрергә ярдәм итә», — дип ассызыклады юл куркынычсызлыгы фонды район бүлеге башшлыгы Вадим Иванов.
Соңыннан балалар юл кагыйдәләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, шәһәр урамнарында агитбригадалар да оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев