20 сентябрь 2023 яңалыклары
-
«Зәй офыклары» газетасы киләсе елда да бергә булырга чакыра
Район басмасына почта аша да, редакциягә килеп тә язылырга була.
-
Зәйдә «ЧиТаймПрестиж» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды
20 сентябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары район яшьләр идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин белән китап уку, аның уңышка ирешүдәге роле турында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.
-
Зәй укучылары йөгерештә сыналды
19 сентябрь көнне Зәйнең «Энергия» стадионында мәктәп укучыларының «Алтын көз» дип исемләнгән традицион җиңел атлетика район күләм ярышлары үтте.
-
Район Эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче
Бүлекне Марат Дәүләтшин җитәкләячәк.
-
Зәйнең Олы Батрас авылы храмында йөз елдан соң беренче литургия үтте
19 сентябрь көнне Олы Батрас авылында төзекләндерелүче Архангел Михаил храмында йөз елга беренче тапкыр литургия узды. Аны Зәй төбәге благочинные иерей Вячеслав Федоров үткәрде.
-
5 нче мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде
Планлы өйрәнүләр елга ике тапкыр оештырыла.
-
Зәйдә юл куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында балалар белән төрле профилактик чаралар үтә
Россиядә шул исәптән Зәй районында да 18 сентябрьдән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды. Ул юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмауга юнәлтелгән профилактик чара.