Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә юл иминлеге сагы инспекторына һөҗүм иткән пассажир хатын-кыз хөкем ителде

Зәйдә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе тоткарлангач, материалларны рәсмиләштерү вакытында салонда булган исерек пассажир хатын-кыз Дәүләт автоинспекциясе инспекторына һөҗүм итә.

Ул хезмәткәрне чеметеп ала, погоннарын өзә, шаһитлар алдында аны мыскыллы сүзләр белән кимсетә һәм  төкерә, дип яза  ТР Зәй шәһәр суды матбугат хезмәте.

Судта гаепләнүче гаебен тулысынча таныган  һәм кылган гамәлләре өчен  үкенүен белдергән. 16 гыйнварда Зәй шәһәр суды аңа 30 мең сум штраф белән ике елга шартлы хөкем карары чыгарган. Хөкем карары әлегә  законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев