Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Янмый торган купина” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүләкләү тантаналары “Теремкәй”, “Тылсымлы әкият”, “Уймак кыз”, “Шатлык” бакчаларында узды.

Зәйдә балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда саклану чараларын өйрәтү максатында “Янмый торган купина” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Котлаулар һәм Мактау грамоталары белән балалар янына район янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Лилия Писарева,  өлкән инспектор Зөлфия Ризванова, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү оешмасының Зәй участогы башлыгы  Любовь Асташина килделәр.

Алар балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең уңышларын билгеләп үтү белән бергә, өлкәннәргә һәм балаларга куркынычсызлыкның мөһим темасы - ут белән эш иткәндә сак һәм игътибарлы булуның никадәр мөһимлеге турында искәрттеләр.

Чара барышында инспекторлар янгыннар һәм аларның сәбәпләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр.

Әңгәмәдән соң "Неопалимая купина" конкурсында катнашкан балаларны һәм педагогларны бүләкләделәр.
Чара ахырында балалар янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр алдылар.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев