Зәйдә гражданнар җыенында нинди сораулар күтәрелде?
Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов шәһәрнең үзәк өлешендә, Шанхай, Воздвиженка, Кармалка микрорайоннарында яшәүчеләр белән очрашты. Җыенда узган елга йомгак ясадылар һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар.
Рәсми өлеш алдыннан халык депутатлар, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җаваплылары, коммуналь хуҗалык һәм хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре белән аралашты, аларга үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Воздвиженка бистәсенең Мишин урамында яшәүче пенсионер Тамара Ельмендеева су булмау сәбәпле әлеге урам халкының уңайсызлыклар кичерүе турында белдерде.
Разиф Кәримов җыелучыларга узган чордагы эш нәтиҗәләре һәм 2026 елда хәл ителәсе төп бурычлар турында җентекләп сөйләде.
Шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов шәһәр территориясен төзекләндерү турында мәгълүмат бирде. Юлларны, тукталыш павильоннарын төзекләндерү, ишегалларын һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, Җиңү бульварын яңарту, яшелләндерү темаларына тәфсилле тукталды.
Моннан тыш, ул хәл итүне таләп итә торган актуаль проблемаларга басым ясады. Шуларның берсе урамнарда калдырылган ташландык автомобильләр, алар беренчедән, авария шартлары тудырса, икенчедән, урамнарны кардан чистартуны да кыенлаштыра. Тагын бер кискен тема - шәһәрнең үзәк өлешендә дә, бакча һәм гараж ширкәтләре территорияләрендә дә намуссыз халык аркасында барлыкка килгән санкцияләнмәгән чүплекләр.
Хуҗасыз этләр проблемасы да сөйләшүләрдә көнүзәк темаларның берсе булды. Роспотребнадзорның Түбән Кама районы, Түбән Кама шәһәре һәм Зәй районы буенча территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, узган ел районда эт тешләүнең 143 очрагы теркәлгән. Ул ассызыклаганча, барлык йорт хайваннары да ветеринария хезмәтендә теркәлергә һәм аларга тиешле прививка ясатылырга тиеш. Хуҗасыз этләрне тоту өчен халыкка тиешле заявка бирү дә җитә - бу заявкалар буенча инде 114 эт тотылган.
Шулай ук шәһәр территориясендәге иске сарайларның, баз өсте корылмаларының һәм хуҗалык корылмаларының ямьсез күренеше проблема булып кала, алар яңартылган ишегаллары белән аеруча контрастлы. Бу объектларның күбесе законлы рәсмиләштерелмәгән, авария хәлендә һәм террорчылыктан саклану күзлегеннән караганда да борчу тудыра. Киләчәктә аларны бетерү мәсьәләсе каралачак.
Сергей Максимов канализация системасының еш тыгылу очракларына да тукталды.
"Халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләре һәм авария очракларының ешаюы белән бәйле рәвештә канализация системасын чистарту буенча масштаблы эшләр оештырылды. Яңа ел алдыннан гына да системаны чистартуга өч махсуслаштырылган машина җәлеп ителде. Проблемаларның төп сәбәбе - системага чит әйберләр һәм көнкүреш чүп-чарлары эләгү, ә бу эксплуатацияләү кагыйдәләре белән катгый тыела. Халыкны гомумшәһәр милкенә җаваплы карарга һәм канализациягә теләсә нәрсә ташламаска чакырабыз", - дип билгеләде ул.
Шулай ук җыенда “Үзәк-2” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Елена Савельева да төзекләндерү һәм халык белән эшләү темасы буенча чыгыш ясады.
Сөйләшүләрдә куркынычсызлык мәсьәләләре аерым кузгатылды. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов халыкка интернетта мошенниклыкның киң таралган ысуллары турында сөйләде һәм шәхси мәгълүматны җентекләп саклап, уяу булырга өндәде. Шәһәр прокуроры Сергей Урванцев ата-аналарга һәм педагогларга яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау өчен көчләрне берләштерергә чакырды.
Очрашу халыкка хакимият вәкилләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга, ә район җитәкчелегенә зәйлеләрнең көнүзәк проблемаларын яхшырак аңларга мөмкинлек бирде.
Роза Илалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев