Зәйдә Билгесез солдат көнен патриотик чаралар белән билгелиләр
Бүген 3 нче декабрь — Билгесез солдат көне.
Бу көн сугыш кырларында ятып калган һәм исемнәре билгесез булган Советлар Союзы һәм Русия сугышчылары турындагы хәтерне, аларның хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлтелгән.
Бүген Зәй районында да әлеге көн уңаеннан патриотик чаралар үтте. «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, казу эшләре барышында табылган солдатларның әйберләреннән, коралларыннан төзелгән музейда мәктәп укучылары, яшьармиячеләр хәрәкәте активистлары өчен экскурсияләр оештырды. Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Илебездә Билгесез солдат көне беренче тапкыр 2014 елда билгеләп үтелде. 3 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне, 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү янында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу уңаеннан Ленинград шоссесының 41нче чакрымында совет сугышчыларының Туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле дивары янында тантаналы рәвештә җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев