Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең әтисен юбилее белән котладылар
Узган шимбәдә Зәй районы Яңа Мәлем авылында яшәүче Әбләис Зәйнуллинны юбилее белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, запастагы II ранг капитаны Валентин Атласов, «Зәй җылысы” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов өенә барып котладылар.
Бүгенге көндә Әбләис Сәмигулловичның улы мобилизация буенча чакырылып, Ватан иминлеге сагында тора. Ул һәм хезмәттәшләре видеоязма аша Әбләис абыйны гомер бәйрәме белән котладылар. Якташыбызның хезмәттәшләре Зәйнуллиннарның улларының алар өчен ышанычлы терәк, ярдәмчел, көчле рухлы булуы турында әйтеп, шундый ул үстергән өчен әти-әнисенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сез аның белән горурлана аласыз, җиңү безнең якта булачак, дип белдерделәр. Хәрби егет үзе дә әтисенә котлау сүзләре җиткереп, әнисе, якыннарына сәламнәрен юллады. Ә Марс Гуреев юбилярга иң матур җырларын бүләк итте.
Әбләис Зәйнуллин котлауларга күңеле булып, рәхмәт сүзләрен җиткерде, ил-көннәребезнең тыныч булуын, махсус хәрби операциядәге егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев