Зәй районында көзге санитар чистарту икеайлыгы бара
Районда көзге тәртипкә салу эше старт алды. 1 сентябрьдән алып һәр оешма-предприятие, учреждениеләр коллективлары үз территорияләрендә, шәһәр урамнарында санитар чистартуга кереште.
Кышка кергәнче үзебез яши торган тирәлекне чүп-чардан арындырып, чистартып калдыру бик мөһим. Бу традицион кышка әзерлек чарасы булып тора.
“Энергетик” Мәдәният сарае коллективы язгы һәм көзге өмәләрдә актив катнашып килә. Алар бу көннәрдә үз территорияләрен коелган яфраклар, чүпләрдән чистартты.
Фото «Энергетик» Мәдәняит сараеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев