Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә кызыклы чара үтте

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләр нигезен яшь буынга сеңдерү максатында даими чаралар циклын алып бара.

Бу көннәрдә шәһәрнең 3 нче мәктәбе укучылары катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Тынычлык һәм яхшылык сагында» патриотик сәгате үткәрелде. 

Чара башында ук китапханәче укучыларга ни өчен нәкъ менә 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны котлауларын сөйләде. Россия тарихы битләрен ачып, халкыбызның үз иле өчен барган Бөек сугышын искә төшерде. Чара Совет армиясе тарихы һәм Россияне саклаучыларның бүгенге батырлыклары турында сөйләү белән дәвам итте.

«Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында җиңүне якынайткан якташларыбызны искә алдык. Аерым игътибар үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирелде. Алар хөрмәтенә авыр сынаулар кичергән солдатның бөеклеген данлаучы шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Бер минут тынлык белән үз гомерләрен биргәннәрне искә алды», — дип белдерделәр китапханәчеләр.

Чарада катнашучылар шулай ук «Безнең солдат акылга бай», «Ихтыярыңны кулыңа җый», «Рота, подъем!», «Чираттан тыш нәрәт», «Тәгәрмәчтәге тиен кебек», «Өйгә хат» бәйгеләрендә көч сынаштылар.

Чара барышында укучылар батырлык, каһарманлык, ватанпәрвәрлек — Ватанны ярату, аңа тугрылык, үз эшләре белән аның мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә омтылу турында фикер алыштылар.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев