Волонтерларга рәхмәт белдерелә
Зәй районында авыл җирлекләрендә үткән елга йомгак ясау, агымдагысына планнар билгеләү максатында халык җыеннары башланды.
Анда район җитәкчеләре иң беренче чиратта махсус хәрби зонага ярдәм итүче җирле волонтерларга рәхмәт белдерә.
Аксарда үткән хисап җыелышында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов иң башта махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларга тирән рәхмәт хисләрен белдерделәр. Тырыш ханымнарга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. 20дән артык хатын-кыз көче белән махсус хәрби операция башланганнан бирле инде 166 маскировка челтәре үрелгән.
«Хәзер без 167нче челтәрне төгәлләү алдында торабыз. Иртәнге якта да, кичен дә төркем-төркем килеп үзебезнең авыл мәдәният йортында челтәр үрергә йөрибез. Анда бит безнең балаларыбыз, кемнәрнеңдер ирләре, шушы гамәлебез белән аларның гмерләрен саклап калу мөмкин икән, без барысын да эшләргә әзер. Тизрәк кайтсыннар гына», — ди актив волонтерларның берсе Гөлсинә апа Нуруллина.

— Безнең Аксар, Иске Тәкмәк, Перцовка авылларында яшәүчеләр тырышлыгы белән ун гуманитар ярдәм хәрби зонага озатылды. Кешеләр үз хуҗалыкларында булганнары, ризыклар әзерләп ярдәм итә егетләргә. Иске Тәкмәк авылы халкы мәсәлән, 560 окоп шәме ясап озатты. Ә волонтерларыбызны изге эшкә үсендереп торган депутатларыбыз Эдуард Карабашкин, Ришат Шакиров, Альберт Галимовларга аерым рәхмәт белдерәсе килә, — диде Юрий Исмәгыйлевич.

Бүгенге көндә Аксар җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына 35 ир-егет киткән, кызганыч, инде араларыннан 7се батырларча һәлак булган. Әлеге ир-егетләрне авылдашлары бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев