Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның шәһәр яны поездлары 10 айда пассажирлар агымын саклап калган

2025 елның соңгы ун аенда Татарстанда шәһәр яны поездлары 5,5 миллионнан артык пассажирны йөрткән. Бу күрсәткеч узган елның шушы чоры нәтиҗәләренә тулысынча туры килә, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Статистика күрсәткәнчә, иң популяр  китү станцияләре:

Казан (964,4 мең пассажир)
Компрессорный (317,3 мең)
Әмәт-2 (308,3 мең)
Арча (237 мең)
Вахитов (144 мең)
Шәмәрдән (112,7 мең)

Шул ук вакытта барлык төп станцияләрдә дә 2024 елның шушы чоры белән чагыштырганда пассажирлар агымының үсүе күзәтелә. Иң зур үсеш Шәмәрдән станциясендә – 7,1%, аннан соң Арча (+6,5%) һәм Вахитов (+5,2%) килә. Хәтта иң күп пассажир йөртүче Казан станциясендә дә пассажирлар агымы 0,6% арткан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев