Татарстан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәҗрибәсез белгечләрнең уртача хезмәт хакын атады
Татарстанда тәҗрибәсез белгечләр өчен уртача хезмәт хакы күләме 30 меңнән 63,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Яңа эшкә керүчеләр өчен иң югары уртача хезмәт хакы файдалы казылмалар чыгару (63,5 мең сум), төзелеш (59 мең сум), транспорт һәм логистика (56,2 мең сум), эшкәртү производстволары (55,4 мең сум) өлкәләрендә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта, яңа һөнәри өлкәдә башлангыч керемгә ирешү өчен алты ай эшләргә кирәк. һөнәр буенча уртача керем дәрәҗәсенә ирешү өчен бер-ике ел вакыт кирәк булачак. Даими үсеш шартларында югары керемгә ирешү өчен өч-биш ел вакыт китәчәк, дип өстәделәр ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев