17 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Район башлыгы да татарча диктант язды
14 ноябрьдә кулларына каләм алып зәйлеләр дә татарча диктант язып, туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен сынадылар.
-
Зәйдә интерактив туристлык брейн-рингы үтте
Иске Зәй яшьләр үзәгендә «Компас буенча юл» дип исемләнгән интерактив туристлык брейн-рингы узды.
-
Казанда крематорийны 2029 ел башында ачарга планлаштыралар
Төзелеш өчен 2,5 гектар җир бүлеп бирелгән.
-
Зәйдә районда профильле укыту системасын үстерү турында фикер алыштылар
14 ноябрьдә Зәй политехника көллиятендә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
-
Зәй кызлары нәфис гимнастика буенча матур нәтиҗәләр күрсәтте
15-16 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Almet Stars Open» төбәк турниры узды.
-
Казанда ясалма рәвештә ябыштырылган игъланнар өчен штрафларны арттырырга телиләр
Казанда рөхсәтсез реклама кәгазьләре һәм игъланнар урнаштыруга каршы чараларны көчәйтергә планлаштыралар. Бу хактагы тәкъдим белән Административ-техник инспекция идарәсе (УАТИ) башлыгы Артур Мөхәммәтшин эшлекле дүшәмбедә чыгыш ясады.
-
Татарстанда йорт чатларының 61 проценттан артыгы MAX мессенджерына күчкән
Татарстанда йорт чатларының 61 проценттан артыгы MAX илкүләм мессенджерына күчерелгән инде. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
-
Зәйнең кул эшләре осталары бер мәйданга җыелды
Район мәдәният йортында декоратив-сәнгать эшләре фестивале үтте.
-
Татарстан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәҗрибәсез белгечләрнең уртача хезмәт хакын атады
Татарстанда тәҗрибәсез белгечләр өчен уртача хезмәт хакы күләме 30 меңнән 63,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Карман авылында “Бердәмлектә – көч” акциясе узды
Акция махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан оештырылды.
-
Түбән Пәнәченең иң өлкән кешесен юбилее белән котладылар
Түбән Пәнәче авылында игелекле гомер күчерүче Гөлсинә апа Әфләтуновага 95 яшь тулды.
-
Зәй китапханәсендә толерантлык көнен билгеләп үттеләр
14 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне уңаеннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең VI “А” сыйныфы укучылары өчен әдәби-танып белү программасы узды.
-
Татарстан халкы 20 ноябрьдә юристлардан бушлай ярдәм ала алачак
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бөтенроссия көне Татарстанда 20 ноябрьдә узачак. Аны Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекчәсе һәм «Бердәм Россия» партиясе оештыра, дип хәбәр итә Ассоциациянең Татарстан бүлекчәсе.
-
Татарстан халкына милек турындагы мәгълүматны тикшерергә киңәш итәләр
Татарстан буенча Росреестр идарәсе гражданнарга милек салымнарын түләү алдыннан ЕГРНдагы(Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры) үз милекләре турындагы мәгълүматны тикшерергә кирәклеген искәртте, аларны түләү 2025 елның 1 декабрендә тәмамлана.
-
Зәй музеенда күренекле якташыбызның картиналар күргәзмәсе эшли
14 ноябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Ольга Новожилованың «Тормыш чәчәкләре» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.