Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан халкына милек турындагы мәгълүматны тикшерергә киңәш итәләр

Татарстан буенча Росреестр идарәсе гражданнарга милек салымнарын түләү алдыннан ЕГРНдагы(Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры) үз милекләре турындагы мәгълүматны тикшерергә кирәклеген искәртте, аларны түләү 2025 елның 1 декабрендә тәмамлана.

Актуаль мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталы яки Росреестрның рәсми сайты аша алырга мөмкин. Милек турындагы мәгълүматны СТҖ сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинетындагы «Милек» бүлегендәге мәгълүмат белән чагыштырырга кирәк.

Бигрәк тә объект төренә, аның мәйданына һәм кадастр бәясенә игътибар итәргә киңәш ителә, чөнки бу параметрлар салым суммасына турыдан-туры йогынты ясый.

Аермалар ачыкланса, үзгәрешләр кертү турында гариза бирергә кирәк. ЕГРНдагы мәгълүматны яңарту Росреестр һәм Дәүләт хезмәтләре  аша, ә салым органнарындагы мәгълүматны яңарту СТҖ салым түләүчесенең шәхси кабинеты аша башкарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев