Татарстан халкы 20 ноябрьдә юристлардан бушлай ярдәм ала алачак
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бөтенроссия көне Татарстанда 20 ноябрьдә узачак. Аны Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекчәсе һәм «Бердәм Россия» партиясе оештыра, дип хәбәр итә Ассоциациянең Татарстан бүлекчәсе.
Гражданнарны кабул итү республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә иртәнге сәгать 8:00 дән 15:30 га кадәр планлаштырылган. Казанда консультацияләр 9:00 дән 16:30 га кадәр, ә Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 9:00 дән 15:00 га кадәр мөмкин булачак. Юристларның эшчәнлеге берничә сменада каралган.
Казан халкы консультацияләрне шәхсән дә, телефон аша да ала алачак:
8-800-201-16-00;
WhatsApp*: 8 (987) 205-00-63;
(843) 238-10-00.
Татарстан районнарында башлангыч хокукый консультацияләр шәхсән һәм чиратлы график буенча күрсәтелгән җирле кабул итү бүлмәләре телефоннары аша да мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев