Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Студентлар суд эше белән танышты

Бүген башка истәлекле көннәр белән беррәттән илебез юристлары һөнәри бәйрәмен дә билгеләп үтәләр. Бу көн Россия Президентының 2008 ел 4 февралендәге Указы нигезендә билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Зәй шәһәр судында политехник көллиятнең юридик белгечлек алучы беренче курс студентлары өчен экскурсия һәм һөнәр белән таныштыру лекциясе үтте.

Көллияттә юридик белем үзләштерү мөмкинлеге узган уку елында тудырылды, быел исә юриспруденция буенча белем үзләштерә башладылар. Быел көллияткә әлеге белгечлек алу өчен 26 беренче курс студенты килде. Яшьләр шәһәр суды коллективы белән танышты, аларның эш үзенчәлекләре турында белде, суд залында үзләрен эш барышы катнашучылары сыйфатында сынада. Баш судья Рамил Бикмиев студентларга хөкемдар булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләде.

— Суд эшен башкаручыларның хезмәт стажы 20 ел белән исәпләнә, әмма бу срок башка һөнәр башкаручыларга карый юкка гына азрак түгел, чөнки хөкемдарлык эшендә үтә җаваплылык сорала, бу кеше язмышын хәл итү белән бәйле. Әлбәттә, иң мөһиме гадел хөкем, моның өчен законнарны төгәл белергә, гаепләнүче эскәмиясенә утыручы турында тирәнтен өйрәнергә кирәк. Эш бик кызыклы, һәрдаим үз өстеңдә эшләүне, даими белемеңне күтәреп торуны сорый, — диде ул.

Шулай ук Рамил Бикмиев суд эшләре озак барган очракта гаепләнүчегә бирелүче «коры паек» комплектын да студентларга күрсәтте, ул кеше ниниди генә булуга карамастан гражданнарны социаль яклау беренче урында булырга тиешлеген аңлатты. Әңгәмә барышында студентлар хөкемдарларның хезмәт хакы, нинди соцпакетка ия булуы белән дә кызыксындылар. Шәһәр судына практика үтәргә килү мөмкинлеге турында белештеләр.

 

«Мондый очрашулар безнең ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республиканың суд департаментының берләштерелгән проекты кысаларында үтә. Ягъни без булачак алмашчыларны урыннарда һөнәр үзенчәлекләре белән таныштырабыз. Шулай ук безгә югары сыйныф укучылары да килә, без үзебез дә мәктәпләргә очрашуларга йөрибез», — диде судья.

Очрашу барышында студентларга үз киңәшләрен суд хезмәткәрләре, суд приставы, адвокатлар да бирде. Ә яшьләр үз фикерләре белән уртаклашты.

— Минем юридик белем алу теләгем кече яшьтән көчле иде. Бу турыда телевизордан төрле программаларны күзәтеп бардым, интернет челтәрендә һөнәр турындагы язмалар белән кызыксындым. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда үзебезнең шәһәр көллиятендә юриспруденция белгечлеге буенча бүлек ачылуын белеп укырга кердем. Бүгенге очрашу да минем киләчәк һөнәрем өчен кызыклы булды, мин үземне криминалистика юнәлешендә күрәм, — ди Анна Ватрушкина.

— Мин шәһәрнең 2нче мәктәбендә тугызынчыны тәмамлаганнан соң бирегә укырга кердем. Хыялым адвокат булу, моның өчен җитди белем үзләштерәсем килә. Суд эшләре мине бик кызыксындыра, — ди Азалия Кадыйрова да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев