Сәвәләйдә «Очрашу паркы» булачак
Сәвәләй мәктәбен моннан 40 ел элек тәмамлаган классташлар авылда парк булдыру идеясе белән чыкты.
— Авылыбызда парк булдыру идеясе классташлар очрашуыннан башланды. Без Сәвәләй урта мәктәбен 1983 елда тәмамладык. Безнең класс бик тату-дус булды, класс җитәкчеләребез Раиса Ивановна Исакова, Галина Николаевна Сабаева иде. Очрашуга җыелгач, классташыбыз Леонид Черкасов авылда парк булдырып, агачлар утыртырга тәкъдим итте. Без барыбыз да бу тәкъдимне хуплап күтәреп алдык, — ди Валентина Исакова.
Вакытны озакка сузмыйча эшне башлап та җибәргәннәр. Башта паркны авылның кайсы урынында булдыру турында бер фикергә килгәннәр, аннан урманга менеп агачлар алып төшкәннәр. Ул агачларны барлык классташлар бергә җыелып утыртканнар. Агачлар яхшы үссен өчен койма белән уратып алганнар.
— Уйлаган изге эшләр, теләкләр чынга ашты. Авылыбызда өр-яңа «Очрашу паркы» барлыкка килде. Авылыбыз тагын да матурланып китте, — ди Валентина Исакова.
Фотолар Сәвәләй җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев