Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Роспотребнадзор грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрне кисәтү турында искә төшерә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда грипп белән һәр 3-5нче бала һәм 5-10нчы өлкән яшьтәге кеше авырый.

Инфекциянең төп чыганагы — авыру кеше, аның эпидемик куркынычы турыдан-туры ютәл, йөткерү кебек симптомнарның көчле булуы белән бәйле, аларда вирус тышкы мохиткә бүленеп чыга, нәтиҗәдә авыруның тирә-ягындагы кешеләр зарарлана.

Грипп вирусы бик җиңел тарала. Инфекциянең иң еш очрый торган юлы — һава-тамчы юлы. Шулай ук ул көнкүреш әйберләре аша да йогарга мөмкин.
Гриппның уртача авыр һәм авыр формалары пневмония, үпкә абсцессы, миокардит, энцефалит, менингит, бавыр зарарлануы һ.б. җитди авырулар башлануга сәбәп була ала. Гриппның авыр формасы үлем очраклары белән тәмамланырга мөмкин.

Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрне кисәтү өчен берничә кагыйдәне үтәү мөһим. Грипп һәм ОРВИ таралу чорында халык күпләп җыелу торган урыннарга бару киңәш ителми. Җәмәгать урыннарында битлекләр кияргә, ОРВИ авыру билгеләре булган кешеләр белән аралашудан сакланырга кирәк.

Иммун системасын ныгытуга сәламәт туклану, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада булу ярдәм итә. Артык ару һәм стресслы ситуацияләрдән сакланырга тырышыгыз. Сәламәтлек начарланганда һәм үзенчәлекле симптомнар барлыкка килгәндә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү урынына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев