Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күзгә-күз карап сөйләшү, отышлы

Зәйнең җәза үтәтү инспециясе хезмәткәрләре бу көннәрдә эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре белән берлектә планлы тикшерүләр үткәрә.

Аның кысаларында шартлы хөкем карары алып, инспекциядә махсус исәптә булучылар белән күзгә-күз карап сөйләшү, аларның яшәү урыннарын күзәтү, эш белән мәшгуль булуларын белешү күз уңында тотыла. 
Гомумән, мондый күзәтүләр инспекторлар тарафыннан еш оештырыла, максат җинаять кылу буенча шартлы хөкем карары алучыларның җәмәгать тәртибен бозуга, яшәү урыннарын үзгәртеп качып китүләренә, әйләнә-тирәдәгеләрнең тынычлыгын бозуга юл куймау. 
- Бүгенге көндә безнең инспекция күзәтүендә 167 хөкем ителгән кеше исәптә тора. Без алар белән даими элемтәдә торсак та, тикшерүләр барышында аларның яшәү урыннарына килеп, профилактик әңгәмәләрне тагын бер кат үткәрү, әлбәттә, файдага. Кайвакыт кешене җәзага тартып түгел, ә сөйләшеп, проблемалары турында белешеп, аларга ярдәм итү юлларын барлау күпкә отышлы. Өстәвенә участок вәкаләтлеләре үз территорияләренә караган, исәптә торучыларны шулай ук яхшы беләләр, аларның үз-үзләрен тотышыннан да нинди чара кылу кирәклеген аңларга мөмкиннәр, - ди җәза үтәтү инспекциясенең район бүлеге башлыгы Андрей Иванов. 
Әлеге максатны күздә тотып бу көннәрдә алар соңгы вакытта элемтәдә сирәгрәк булган яки җәмәгать тәртибен бозу ихтитмалы зуррак булучыларның өйләренә баралар, гомумән, инспекциядә исәптә торучы ирегеннән мәхрүм ителгәннәр белән очрашып аңлату эшләре үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев