25 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Зәйнең ике мәктәбенә яңа автобуслар тапшырылды
7нче мәктәп һәм Югары Мәлем мәктәбе укучылары хәзер яңа автобусларда укырга киләчәк
-
Зәй студентлары актив ял итә
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда студентлар көне уңаеннан шәһәрнең политехник колледжы студентлары өчен кызыклы кичә оештырылды.
-
Китап сөючеләр өчен яңалык: “Зәй информ” оешмасына яңа китап кайтты
“Зәй информ” оешмасына яңа китап кайтты. Ул - Наилә Харисованың «Бәллүр тозак» басмасы.
-
Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында студентлар көне узды
25 гыйнварда Мирный мәдният йортында бистәдә яшәүчеләр өчен Россия студентлар көне уңаеннан “Студент еллары!” дигән викторина үткәрелде.
-
Зәйдә “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте җитәкчеләренең зона киңәшмәсе узды
24 гыйнварда “Энергетик” Мәдәният сараенда «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге җитәкчеләре катнашында зона киңәшмәсе узды.
-
Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбиячеләр белемнәрен күтәрә
24-25 гыйнварда “Теремкәй” балалар бакчасында педагогик фәннәр кандидаты, доцент Зифа Зарипова балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре, татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен “Балалар бакчаларының татар милли төркемнәрендә өстәмә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф өлкәләрен интеграцияләү” темасына семинар - практикум үткәрә.
-
Күзгә-күз карап сөйләшү, отышлы
Зәйнең җәза үтәтү инспециясе хезмәткәрләре бу көннәрдә эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре белән берлектә планлы тикшерүләр үткәрә.
-
Яшьнәп яшәүче егет
Бер булганнан бар да була, дигән гыйбәрә студент егет Дилиярга аеруча туры килеп тора. Әйе-әйе, нәкъ менә сез уйлаган, мәктәп укучысы буларак һәр чарада актив катнашкан Дилияр Борһанов турында сүз бара.
-
Танылган җитәкче һәм көрәш тренеры Азат Хәйруллин вафат
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, танылган көрәшче, Татарстанның атказанган тренеры Азат Әхмәтбай улы Хәйруллин 67 яшендә вафат.
-
Нинди син, замана студенты?
Студентлар көне... Бу бәйрәм студентларның бик кызу эш вакытына туры килә - студентлар бу вакытта сессия тапшыра. Ләкин сессия студент халкын куркыта аламы микән? Юк, әлбәттә! Мәктәптән соң, студентлык чорына аяк басу сискәндерә, куркыта, әмма кызыктыра. Менә шушы хисләр бөтен дөньяңны биләп ала, үзеңне кая куярга белимсең. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?
-
Геннадий Максимов: “Моңнар булып кайтсын җырларым”
Бүген якташыбыз, композитор-музыкант, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимовның туган көне.