Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрби комиссариатка повестка буенча килмәүчеләргә таләпләр кырыслана

Россиядә хәрби исәп таләпләрен бозган өчен җаваплылык катгыйланды. Повестка алып та хәрби комиссариатка килмәсәң, нәрсә көтә? Без бу сорау белән Зәй хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Александр Гурьяновка мөрәҗәгать иттек.

— 1 октябрьдән РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керде. Җитди сәбәп булмый торып хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафлар берничә тапкыр арттырыла — 10-30 мең сумга кадәр. Моңа кадәр мондый төр хокук бозучыларга янаган максималь сумма 500-3000 сум тәшкил итә иде. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен 15000-25000 сум штраф салына.

Хәзерге вакытта көзге чакырылыш кампаниясе бара һәм Зәйдән 20ләп егет төрле гаскәрләргә хезмәт итәргә җибәрелде инде. Әмма повестка алып та хәрби комиссариатка килмәүчеләр бар. Без чакырылучыларга заказлы хат, гадәти повестка һәм электрон ысул аша хәбәр итәбез. Чакырылучы чакыру кәгазен кулына алмаса да, әгәр ул китерелсә, административ эш ачыла, ә аннан соң хезмәттән качкан өчен җинаять эше кузгатыла. Әлбәттә, яшь егетләргә карата мондый катгый чаралар күрергә теләгебез юк, шуңа күрә армиягә чакырылучыларга кичекмәстән хәрби комиссариатка килергә, качып йөрмәскә кирәк.

Армиягә чакырылучы егетләр махсус операция зонасына җибәрелмәячәк. Быелгы көзге чакырылышта үзгәрешләр юк. Ә 2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакырылу яше 27 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәреләчәк.

Димәк, 2023 елның 31 декабренә кадәр 27 яшь тулган барлык гражданнар билгеләнгән тәртиптә запаска алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев