Китапханәдә шәхси күргәзмә эшли
3 октябрьдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә рәссам Эркин Пулатовның шәхси күргәзмәсе ачылды. Аны ачу тантанасына рәсем сәнгатен яратучы зәйлеләр килде.
Рәссам аларга үзенең иҗат юнәлеше, яратып башкаручы сәнгать әсәрләре турында сөйләде.
Аны шәхси күргәзмәсе белән котларга скульптор Равил Әхәтов, җырчылар Есения Соловьева һәм Глеб Макаров та килгән иделәр.
Картиналар күргәзмәсен теләгән зәйлеләр әле дә китапханәгә килеп карый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев