7 октябрь 2024 яңалыклары
-
Гимнастлар сынатмады
5-6 октябрьдә Әлмәттә нәфис гимнастика буенча төбәк турниры үтте.
-
Татарстанның антимонополь хезмәт вәкиле Зәйдә булып китте
Эшлекле визит барышында Федераль антимонополь идарәнең Татарстан буенча хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь мәктәпләрдә ачык дәресләр бирде, гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте, җитештерү мәйданчыкларын карады.
-
Зәйдә Изге Макарий хөрмәтенә төзелүче храм нигезенә капсула салынды
7 октябрьдә шәһәр-районыбызның православие динендәгеләре өчен күптән көтелгән зур вакыйга булды: 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий Московский хөрмәтенә салынучы храм нигезенә архиерей грамотасы белән капсула салынды.
-
Зәйдән Данил — көмеш призер
3-4 октябрьдә Казанда Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә ирекле көрәш турниры үтте.
-
Грэслылар — супер финалда
4-5 октябрьдә Әлмәттә эшче яшьләрнең «Наше время- Безнең заман» иҗат фестивале төбәк этабы үтте.
-
Сергей Максимовны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары итеп билгеләделәр
Бүген Зәйдә шәһәр Советының чираттагы сессиясе үтте.
-
Юрий Гыйльманов: «Тылдагыларның да өлеше зур»
Зәй районы Аксар авылының мәрхәмәтле затлары йорт мәшәкатьләрен читкә куеп, махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрүдән бер генә көнгә дә тукталып тормыйлар.
-
Зәйдә чаңгы юлларын хәзердән әзерлиләр
Зәйнең Яңа шәһәр урманындагы чаңгы трассасын әзерләү инде хәзердән үк башланды.
-
Югары Пәнәчедә укытучылар өчен кичә оештырдылар
Узган шимбәдә Югары Пәнәче мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип исемләнгән кичә узды.
-
Зәй каратэчылары – халыкара ярышлар җиңүчеләре
5-6 октябрьдә Новосибирск шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча Халыкара беренчелек үтте.
-
Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты
Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде – 2 сентябрьдән ул 2 миллион сум тәшкил итә.
-
Искетәкмәклеләр Бүре-Сарай өлкәннәре өчен игелек акциясе үткәрде
Иске Тәкмәк авылы мәдәният хезмәткәрләре «Игелекле эшләр башкар» акциясен оештырдылар.
-
Китапханәдә шәхси күргәзмә эшли
3 октябрьдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә рәссам Эркин Пулатовның шәхси күргәзмәсе ачылды. Аны ачу тантанасына рәсем сәнгатен яратучы зәйлеләр килде.
-
Зәйдә 50 төп агач утыртылды
5 октябрьдә республика күләмендә алтынчы тапкыр «Урманнарны сакла» агач утырту акциясе үтте.
-
Салымнар түләр чак җитте
Быел беренче тапкыр Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше, физик затлар керемнәренә салымны (НДФЛ), 2023 елда банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән 2,9 млрд сум күләмендә салым түләячәк.