Казанда 102 ел элек булган һава температурасы рекорды яңартылды
18 ноябрь соңгы йөз ел эчендә иң җылы көн булды.
18 ноябрьдә, сишәмбе көнне, Казан 102 ел элек булган температура рекордын яңартты, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.
Метеостанция мәгълүматлары буенча, һава +8,9 градуска кадәр җылынган. Бу алдагы максимумнан нибары уннан бер градуска югарырак, әмма шулай да яңа рекорд куелды.
Элегрәк абсолют максимум 1923 елда теркәлгән иде – ул вакытта термометр баганалары +8,8 градуска күтәрелгән. Хәзер бу күрсәткеч яңартылды, һәм Казанда ноябрь гадәттәгедән күпкә җылырак булды, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометүзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев