Казан галимнәре Зәй төбәген өйрәнә
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү өчен Зәй районына экспедициягә килде.
Галимнәр райондагы татарлар яшәүче авылларның тарихы, җирле диалект үзенчәлекләре, фольклор үрнәкләре, халык музыкасы, халык сәнгате һәм осталары, кулъязма мирас, кабер ташлары буенча материал җыялар һәм өйрәнәләр.
Экспедициядә катнашучылар белән якташларыбыз мирас итеп калган җирле материалларны рәхәтләнеп бүлешә, планлаштырган авылларда эшләү өчен уңай шартлар тудырыла.
23 сентябрьдә галимнәр Аксар, Имәнлебаш, Югары Шепкә, 24ендә - Сарсаз-Баграж, Урта Баграж, 25 сентябрьдә Югары Мәлем белән Сармашбашта булып, бай эчтәлекле мәгълүмат туплады.
Сармашбашта галимнәрне Юныс Мортазин авыл тарихы белән таныштырды. Авыл мәктәбендә авылдашлары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре композитор Разим Вәлиуллин музеенда булдылар. Музейда аларны Разим Вәлиуллин турында истәлекләр белән аның апасы Кадрия Гыйльманова таныштырды. Авыл зиратында борынгы кабер ташлары язуларын өйрәнделәр. Шулай ук мөнәҗәтләр һәм бәетләр белүчеләр белән аралаштылар. Авыл мәдәният йортында күргәзмәгә куелган төрле елларда чыккан Коръән китаплары, Нурлыдоха әбинең кулдан гарәпчә язылган догалары галимнәрдә кызыксыну уятты.
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ел саен биш-алты экспедициядә була. Өч юнәлеш алына – Татарстан, Идел буе – Урал һәм Себер - Бурятия төбәкләре.
-Зәй районына комплекслы экспедиция кысаларында килдек. Экспедициядә безнең галимнәр татар халкының традицион рухи мәдәниятен өйрәнәләр. Һәм монда инде безнең төрле өлкәдә хезмәт куючы галимнәр катнаша. Авыл тарихыннан башлап, гомумән, халык ничек яши, нинди гореф-гадәтләр сакланган, тел үзенчәлекләре, сәнгать һәм музыка белгечләре, тарихчылар - төрле яклап халыкның рухи мәдәниятен өйрәнәбез. Зәй районында без татарлар яшәгән авылларда булабыз. Һәм Зәй районында, татар авыллары күп булу сәбәпле, экспедиция ике ел дәвамында оештырылачак. Быел өйрәнүебезнең беренче яртысы, киләсе елга калган авылларга чыгачакбыз. Өйрәнүләрне, әлбәттә инде, алып кайттың да архивка тапшырдың гына түгел, әлеге материаллар системалаштырыла, классификацияләнә, расшифровка ясала һәм архивка тапшырыла. Алар безнең институтның язма мирас үзәгендә саклана. Шушы өйрәнелгән төбәкләр буенча “Безнең мәдәни мирасыбыз” сериясендә аерым китаплар чыгып бара. Бүгенге көндә инде 24 китап дөнья күрде. Зәй районы буенча да китап әзерләү күздә тотыла, - диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, профессор, филология фәннәре докторы, татарның мифологик системасын өйрәнүче Ләйлә Дәүләтшина.
Төркем составында районда институтның халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова, сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлеева, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алина Хөсәенова, халык иҗаты бүлегенең фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова, язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәрләре Айгөл Хәсәнова һәм Венер Усманов эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев