Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кадердән Радмир: “Әтиемнән үрнәк алам”

Кадер урта мәктәбенең V сыйныф укучысы Радмир Габделхаков Ватанны саклдучылар көне уңаеннан редакциягә әтисе турында язма җибәрде.

Радмир хатында әтисе белән горурлануын, аның таяныч булуы турында яза. Минем әтием – Фәнүс Фәнил улы Габделхаков 1990 елның 5  маенда  Бишсубашы авылында  гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Яшьтән үк эшләп, ныгып үсә  әтием. Күп тә үтми, аңа иптәшкә  энекәше туа. Алар бер-берсенә ярдәмләшеп, терәк булып үсәләр. Мәктәпне тәмамлагач, әтием  армия сафларына  алына. Хезмәт итеп кайтканнан соң, туган авылында эшкә урнаша. Бер дә  ташлап китәсе килми шул аның туган авылын: тырышып, җиң сызганып, колхоз эшенә керешә. Хәзерге вакытта  «Татнефть» оешмасында эшли.


Әтием – минем таянычым, ямансу вакытта  күңелемне күтәрергә тырыша. Мин аннан үрнәк алам. Әтием — гаиләбез терәге, таянычы. Аны  Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм.

Шундый әйтем бар: ир кеше өй салырга, ул үстерергә һәм агач утыртырга тиеш.  Бу нәкъ менә минем әтиемә туры килгән сузләр. Күптән түгел без яңа йорт салып кердек. Кечкенә булсам да, мин әтиемә маллар карарга, хужалыкта төрле эшләрдә булышам. Яңа өйгә күчкәннән соң, гаиләбезне түгәрәкләп, 2021 елда кечкенә энекәшем Радель туды.  Мин үз гаиләмне бик яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев