Юрий Гыйльманов: «Тылдагыларның да өлеше зур»
Зәй районы Аксар авылының мәрхәмәтле затлары йорт мәшәкатьләрен читкә куеп, махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрүдән бер генә көнгә дә тукталып тормыйлар.
«Кызларыбыз инде 106нчы челтәрне үреп бетерделәр. Аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәттән башка сүз юк. Ил иминлеге өчен безнең тылдагыларның да өлеше бәяләп бетергесез», — диде авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.
Ул бу көннәрдә маскировка үрүчеләр янына кереп хәлләрен белеште, рәхмәтләрен белдерде, бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев