Югары Пәнәчедә укытучылар өчен кичә оештырдылар
Узган шимбәдә Югары Пәнәче мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип исемләнгән кичә узды.
Кичәдә мәктәп еллары, кызыклы вакыйгалар, Югары Пәнәче мәктәбендә эшләгән укытучыларны искә алдылар.
Бәйрәм чарасы кызыклы уеннарны үз эченә алган иде. «Бүләкле лотерея» , «Изге теләкләр агачы» уеннары һәр укытучы күңеленә хуш килде.
«Кичә барышында хәзерге укыту системасы, ата-аналар, укучылар, имтиханнар, уку йортлары турында да фикер алышынды.
Һәр укытучы мактауга һәм хөрмәткә лаек. Бала күңеленә ачкыч табу, тормыш өчен ныклы белемнәр бирү — җаваплы эш. Белемле, яңалыкка омтылучан укытучыларыбыз белән горурлана алабыз.
Авыр һәм мактаулы эшләрендә сабырлык, иҗади уңышлар, бәхет, саулык, кешелекле, тәртипле, белемле укучылар гына булуын телибез», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Кичәдә катнашучылар мондый матур очрашулар тагын насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев