Югары Пәнәчедә балалар балавыздан шәмнәр ясады
Югары Пәнәче китапханәсендә балалар белән балавыздан шәм ясау буенча мастер-класс узды.
Табигый балавыздан ясалган шәм тигез яна, төтенләми һәм хуш ис чыгара, аның парлары бөтенләй зарарсыз. Мастер-класста катнашучыларга китапханәче Гөлгенә Гәрәева шәм ясау ысуллары турында сөйләде, шәмнәрне ничек ясарга икәнен күрсәтте.

“Башта интернет буенча шәм ясарга үзем өйрәндем. Аннан балалардан сезнең дә шәм ясарга өйрәнәсегез киләме, дип сорадым. Мастер-классларда катнашырга теләүче балалар саны арта бара. Димәк,балаларга бу шөгыль бик ошый. Хәзер шәһәрдән ялга кайткан балалар да китапханәгә тартыла. Табигый балавыздан ясалган шәмнәрнең хуш исе бөтен бүлмәгә таралды”, - ди Гөлгенә Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев