17 март 2025 яңалыклары
-
Зәйдә чаңгы сезонын яптылар
15 мартта Зәйнең Яңа шәһәр урманы буенда чаңгы сезонын ябу ярышлары үтте. Ул Җиңүгә 80 ел һәм Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашевның ттуына 80 ел тулуга багышлап оештырылды. Ярышларда мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә катнашты.
-
Зәйдә үзәк мәчеттә хатын-кыз мөселманнар өчен ифтар үтте
Изге Рамазан ае дәвам итә. Районыбызда да көне буе ашау-эчүдә тыелып торган мөселманнар өчен ифтарлар үткәрелә. Зәйнең үзәк мәчетендә дә көн саен ураза тотучы ир-атлар өчен ифтарлар оештырыла. Традиция буенча бу изге айның бер кичен хатын-кызларга бирәләр. Бу юлы оештыручылар 70ләп хатын-кызны вәгазьләр, Коръән укуны тыңлау һәм бергәләп намаз укырга чакырдылар.
-
Зәйдә яшәүче пенсионер алты миллионнан артык акчасын мошенникларга күчергән
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә тагын мошенниклык очраклары теркәлгән.
-
Быел Зәйдә 21 йортка капиталь ремонт ясалачак һәм 15 ишегалды төзекләндереләчәк
2025 елда Зәйдә республика программалары кысаларында йортларны һәм ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы эшләр дәвам итәчәк.
-
Аделия татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры
Казанда мәктәп укучыларының республика фән олимпиадалары йомгаклау турлары дәвам итә. 14 мартта рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәрендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан фән бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.
-
Мул тормыш тырыш хезмәткә бәйле
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы” өчен бәйге игълан итте. Ул авыл җирлекләрендә үз хуҗалыкларында эшчәнлек алып баручы, тырыш хезмәт куючыларны яңа максатларга үсендерү, материал ярдәм күрсәтү максатында оештырылып килә. Быел әлеге бәйгедә безнең районның Түбән Биш авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкта күпләп терлекләр асраучы Сергей Руликович Михайлов катнаша. Хәер, инде аның әлеге бәйгедә туплаган тәҗрибәсе бар, ул 2015 елда “Республиканың иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы” исеменә лаек булган иде. Быел да сынатмаска исәбе.
-
Контракт төзегән өчен 2 миллион 500 мең сум түлиләр
Татарстанда контракт төзегәндә бер мәртәбә бирелүче түләү күләме 2 500 000 сумга кадәр!
-
Зәй юлларында бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 93 хәбәр һәм гариза кергән.
-
Балаларга файдалы вакыт үткәрү турында сөйләделәр
14 - 16 мартта “Җылылык бүләк итәм” дип исемләнгән Бөтенроссия урам акциясе үтте. Ул балалар куркынычсызлыгына багышлап оештырыла. Акция кысаларында балалар буш вакытны файдалы, куркынычсыз үткәрү хакында беләләр.
-
Югары Пәнәчедә балалар балавыздан шәмнәр ясады
Югары Пәнәче китапханәсендә балалар белән балавыздан шәм ясау буенча мастер-класс узды.
-
Мирный бистәсендә балаларга игелек, дуслык турында спектакль күрсәттеләр
“Миләшкәй” бакчасында тәрбияләнүчеләр игелек, үзара ярдәмләшү һәм дуслык, урман җәнлекләренә кечкенә бияләйдә урын табылу турындагы әкиятне рәхәтләнеп карадылар.
-
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларга нәрсәләр яный?
Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү бурычлылар өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре төрле йогынты чараларын кулланырга хокуклы - пенялар исәпләүдән башлап суд тикшерүләренә кадәр.