Югары Мәлемнең маскировка челтәрләре үрүчеләренә командирның Рәхмәт хаты тапшырылды
Югары Мәлем мәдәният йортында маскировка челтәрләрен 2022 елның ноябрендә үрә башладылар. Шул көннән бүгенгә кадәр 300дән артык челтәр үргәннәр.
Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызлар хәтта эш күп булган кызу җәй көнендә дә челтәр үрүдән туктамадылар.
“Мондый вакытта читтә калып, кул кушырып утырып булмый, без алгы сызыкта булган ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш”, - ди алар.
Бу көннәрдә авылның маскировка челтәрләре үрүчеләр янында “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова булып, мотоукчылар полкы командиры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Рәхмәт хатында:
“Полкыбызга күрсәткән гуманитар ярдәмегез өчен сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сез үзегезнең булган көчегез белән Рус дөньясының нацизмны җиңүенә зур өлеш кертәсез. Шулай ук сезнең алга таба да уртак Җиңү хакына безнең белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәгегезгә ныклы ышаныч белдерәбез”, - дип язылган.
- Без үргән маскировка челтәрләре егетләребезнең гомерләрен саклап калуга зур өлеш кертә. Шуңа күрә бу игелекле эш өчен рәхмәтләрен җиткерә алар һәрвакыт. Бу эшне туктатмыйк. Егетләр безгә ышана, бездән ярдәм көтә, - диде Елена Викторовна, волонтерларга рәхмәт сүзләре җиткереп.
Фото җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев