Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Искетәкмәклеләр Бүре-Сарай өлкәннәре өчен игелек акциясе үткәрде

Иске Тәкмәк авылы мәдәният хезмәткәрләре «Игелекле эшләр башкар» акциясен оештырдылар.

Аларга авылның ветераннар советы рәисе Мария Михеева да кушылды. 

«Без күрше Бүре-Сарай авылына барып, өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм кайгыртучанлык күрсәттек. Алар өчен „Игелек һәм хөрмәт визиты“ концерт программасы әзерләнде. Абый-апаларга сәламәтлек, имин тормыш теләп, аларның яшьлек җырларын җырладык», — ди китапханәче Валентина Киселева. 

Соңыннан өлкәннәргә очрашу истәлеге итеп зур булмаса да, чын күңелдән әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Ә өлкән кеше өчен иң яхшы бүләк — игътибар һәм яхшы кәеф.

фотолар Иске Тәкмәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев