Иске Зәйнең гаҗәеп үзенчәлекле заты
Иске Зәй бистәсенең «Эврика» сәламәтлек төркеме тренеры, Калинин урамының җаваплысы Виктор Китовка 23 февральдә 84 яшь тула.
Виктор Артемович — гаҗәеп тә үзенчәлекле кеше, моңлы баритон тавышы белән күпләр күңелен яулады, аның бик күп кызыклы мавыгулары, әдәбиятта һәм спортта казанышлары бар. Зәй ГРЭСының гимны булып күп еллар «Заинская комсомольская» җыры торган, аның сүзләренең авторы — Виктор Китов.
«Виктор Артемович — сәнгати яктан да сәләтле кеше һәм сүз остасы. Аның повестьлары, хикәяләре, шигырьләре безне гаҗәеп якты, зирәк һәм ихлас дөньяга — табигать һәм туган тел иленә чакыра. Ул — чаңгы узышлары һәм биатлон буенча СССРның спорт мастеры, зәйлеләргә туризм буенча тренер буларак та таныш һәм хәзер дә, олы яшьтә буулына карамастан, физик чыдамлыгы һәм позитив энергиясе белән гаҗәпләндерә», — ди «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.
2023 елның сентябреннән Виктор Китов Зәй волонтерлары төркеменә кушылып, «Эврика» төркемен оештырды, сәламәтләндерү дәресләре үткәрә башлады. Дәрес барышында ул төрле күнегүләр һәм сулыш гимнастикасы, массаж элементлары күрсәтә. Һәр шөгыле гаҗәп һәм кабатланмас.
«Эврика» сәламәтлек төркеме һәм искезәйлеләр исеменнән Виктор Артемовичны туган көне белән котлыйбыз. Сезнең безнең өчен көч, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге булып торасыз", — ди Светлана Долгова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев