Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшьнәп яшәүче егет

Бер булганнан бар да була, дигән гыйбәрә студент егет Дилиярга аеруча туры килеп тора. Әйе-әйе, нәкъ менә сез уйлаган, мәктәп укучысы буларак һәр чарада актив катнашкан Дилияр Борһанов турында сүз бара.

Әле икенче курста гына укыса да, Дилияр инде республиканың татар юморы юнәлешендә танылган студентларның берсе. Ул 25 гыйнвар – Студентлар көнен зур иҗади уңышлары белән каршылады, декабрь аенда финалы узган “Әйдә, шаяРТ” татар КВН лигасының гран-при иясе булды. 
Татар әдәбиятын яхшы белгән, матур сөйләм теленә ия, юмор хисенә бай егет белән без бик рәхәтләнеп аның кышкы каникулга туган шәһәренә кайткан вакытында очрашып аралаштык. Дилияр шәһәребезнең 6нчы мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле, әдәбияты һәм журналистика факультетында белем ала. 
- Бу юнәлешне сайлавымда төп сәбәпче – әнием. Ул миңа кече яшьтән танылган шагыйрьләрнең озын-озын шигырьләрен, поэмаларын өйрәтеп, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде. Шулай ук монда укытучым Зилара Данилованың да өлеше зур. Ә журналистика өлкәсенә игътибарым Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимовлар иҗатын өйрәнгәндә аларның публицистик, тәнкыйди язмаларын барлаудан башланды, дисәм дә, ялгыш булмас. Мәктәптә укыганда әдәбият фәне буенча күп кенә фәнни конференцияләрдә, фән олимпиадаларында катнашырга туры килде. Аеруча Тукай иҗатына мөкиббәнмен. Моннан тыш, әнием – Рәзинә Борһанованың журналистика өлкәсендә хезмәт куюы да минем һөнәри юнәлеш сайлавымда эзсез калмады, - ди Дилияр. 
Хәзерге вакытта егет актив студент тормышына тулысынча чумган. Уку белән беррәттән, ул журналист һөнәрен сайлаучылар өчен мөһим булган атнага бер тапкыр редакциягә (“Ялкын” журналына) барып эшләү, “ТНВ Планета” каналында чит телдә интервьюлар бирүчеләрнең тәрҗемә ителгән чыгышларын сөйләү (озвучка), институтның “Моя любимая” КВН командасында эшләү, югары уку йортларының “”Универ” студентлар телеканалы тапшыруларында катнашу, “Ялкын” журналының сайты, социаль челтәрләре өчен материаллар әзерләү, университетның футбол командасында шөгыльләнү, ә ял вакытларында төрле чараларны оештыру белән мәшгуль. Күрәсез санап чыгарга да күпме вакыт кирәк, ә аларның уртасында кайнаучы Дилияр ничек түзә, диярсез. 
- Мин кече яшьтән актив тормышта яшәүгә күнеккәнмен, шуңа да бер урында гына тору минем өчен түгел (көлә). Мәктәп чорларында “Сәләт” лагере активисты идем, “Созвездие-Йолдызлык” балалар-яшьләр фестивалендә ел саен “Нәфис сүз остасы” номинациясендә катнашып килдем, музыка мәктәбенең баян сыйныфында укыдым, балалар футбол командасында уйнадым, көрәш түгәрәгенә йөрдем. Аеруча музыка мәктәбе дисциплинага өйрәтте, шәп баянда уйнаучы булмасам да, вакытны дөрес бүләргә күнегү хәзер дә зур ярдәм итә, - дип сөйли егет. 
Шулай ук ул студент өчен икенче дөнья булган тулай торак тормышын да читләтеп узмый. Беренчедән, алар яши торган универсиада авылы тулай тораклары заманча шартлары белән аерылып тора, икенчедән, биредә төрле милләт, чит илләр студентлары бер гаилә булып яши. Булачак журналист исә университетта төрек, гарәп, инглиз телләрен өйрәнә. Ә бу телләрне үзара аралашып ныгытырга нәкъ менә тулай торактагы мөгаләмә ярдәмгә килә икән. 
“Тулай торакта күрше бүлмәләрдә төрек, кытай егетләре яши. Без алар белән нигездә инглиз телендә аралашабыз. Беренче тапкыр кытай егетләре бүлмәсенә танышырга дип кергәч, күчтәнәчкә авыл сөте, җиләк вареньесы алып кердек. Кытайлылар вареньены яратып авыз итсәләр дә, сөтне эчә алмый интектеләр. Ә алар безне үзләреннән алып килгән вакуумдагы пешкән йомырка белән сыйлады. Әлеге йомырка кара төстә, агы да кара, сарысы гына сары. Әмма без ашап карадык, болай ярыйсы гына. Соңыннан үзебезнең егетләр белән көлештек тә әле “негр күкәе” булды бугай дип. Ләкин кайда яшәсәң, шул гадәтне аласың, дигән гыйбәрә бар. Бераз вакыт үткәч, кытай егетләре кибеттән сөт алып эчә торган булдылар”, - дип кызыклы истәлекләре белән дә уртаклашты Дилияр. 
Шәхси тормышка, кызлар белән танышып, аралашырга вакытың каламы соң, дип кызыксынам үзеннән. Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театрларга спектакльләргә йөргәндә кызыклы танышулар булгалый икән. Хәер, үзе чибәр, үзе студентлар дөньясында танылган егеткә күз салучылар болай да аз түгелдер анысы. Бу нисбәттән барлык серләрен дә ачып бетермәде әле егет... 
Ә менә киләчәккә планнары белән бик теләп уртаклашты. Билгеле булганча, Дилияр Борһанов беренче курста укыганда университетның “Моя любимая” шаяннар һәм тапкырлар командасын оештырып, үз уку йортын юмор дөньясында алдынгы итсә, икенче курста ул үзе генә чыгыш ясый торган “Дилүс улы” монокомандасын тәкъдим итте. Шуның нәтиҗәсендә “Әйдә, шаяРТ” татар КВН лигасында гран-при алды. Аның 10 минут дәвамында юморлы, шома чыгышын бер тын алмыйча тыңлаган танылган сәнгать әһелләреннән торган жюри да хәйран булды. Талантлы егеткә институт җитәкчелеге дә һәр яклап ярдәм итә, костюмнар, башка кирәк-яракларга кытлык юк. Алга таба исә Дилияр татар юморын югары дәрәҗәдә танытырга, аның өстендә ныклап эшләргә исәп тота. Бүген инде ул башка КВН командалары өчен текстлар, сценарийлар язу белән мәшгуль. “Сәләт” лагерен да ташламый, җәйге канкуллар чорында ул биредә әйдаман буларак эшли, алга таба да татар телен камил белүче балалар белән эшләүгә игътибарлы булачакмын, ди. Ә журналистикага килгәндә, ул журнал редакцияләрендә, социаль челтәрләрдә эшләүгә өстенлек бирә. Хыялы чит ил, аеруча төрек журналистикасына керү, бу уңайдан Төркиядә югары белем алу теләге дә бар. Ул татар милләтенең телен, гореф-гадәтләрен саклаучы, яклаучы шәхес булуны максат итеп куя. Яшьләргә үз-үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карудан курыкмаска чакыра. 
Без исә Зәебезнең менә шундый талантлы, үткер, максатчан егете белән чын күңелдән горурланабыз, аңа күркәм киләчәк, хыялларының тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев