Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташыбыз, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов “Тантана” театр премиясе белән бүләкләнде

Татарстан Мәдәният министрлыгының ел саен үткәрелә торган “Тантана” (“Триумф”) театр премиясе профессиональ премия булып тора һәм театр сәнгате өлкәсендә киң җәмәгатьчелек танылуы алган иҗади казанышлар өчен бирелә.


“Намус һәм тугрылык” номинациясендә “Тантана” театр премиясе белән якташыбыз, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов бүләкләнде. Фоат Зарипов 4 февральдә 70 яшьлеген билгеләп үтте. https://zainsk-inform.ru/news/madaniiat-ham-sangat/iaktasybyz-tatarstannyn-xalyk-baskortstannyn-atkazangan-artisty-foat-zaripovka-70-ias Ул 50 елга якын сәхнәдә иҗат итә. Шушы чор эчендә классик һәм заман репертуарыннан күпме образ тудыра! Табигый талант, бөекләргә хас гадилек һәм шул сөйкемле сөяге аңа тормышчан образлар иҗат итәргә, тамашачы күңелен яуларга булышадыр. Ул озак еллар Әлмәт театрында эшләде. Соңгы елларда ул Минзәлә театры артисты.

Фотолар "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев