Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Якташыбыз, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зариповка – 70 яшь

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов 4 февральдә 70 яшьлеген билгеләп үтә.

40 ел дәвамында ул Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. Аннары Чаллы, Минзәлә театрларында эшчәнлеген дәвам итә. Фоат Зарипов 50 елга якын сәхнәдә иҗат итә. Шушы чор эчендә классик һәм заман репертуарыннан күпме образ тудыра! Табигый талант, бөекләргә хас гадилек һәм шул сөйкемле сөяге аңа тормышчан образлар иҗат итәргә, тамашачы күңелен яуларга булышадыр, минемчә.

Ул Әлмәт театры труппасына иң кызыклы чорда - 70нче елда килеп керә, дип яза аның турында “Матбугат.ру”.

Яшәү рәвеше — иҗат

Фоат абыйның балачак хыялы – йә агроном, йә артист, булу. Егет уттай урак өстендә Әлмәт театрына яшьләр җыю турында ишеткәч тәвәккәлләп карый һәм оттырмый. Менә ул театрда, бу - аның театры. Фоат Зарипов театр бусагасын атлап кергәндә Гали Хөсәеновның баш режиссер булып эшләгән вакытлары. Үткен күзле режиссер Фоат Зариповта артист киләчәген күреп кала. Һәм аның сәләтен ача, үстерә. Артист үзе дә Гали Хөсәенов турында: “Бик яхшы педагог иде, ул бик танылган артистларны тәрбияләгән шәхес”, - дип рәхмәт сүзләре һәм ихтирам белән искә ала. Баштарак режиссер ярдәмчесе булып йөргән егетне 1976 елда төп составка артист итеп күчерәләр. Иҗат биографиясен Фоат Зарипов Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” спектаклендә Җанбулат образы белән ачып җибәрә. Шуннан китә берсеннән-берсе кызыклы рольләр, иҗади эзләнүләр. Фоат Садриевның “Эх, сез... егетләр...”ендә Рәшит, Юныс Әминевның “Сафура бураннары”нда Флорес, Юныс Сафиуллинның “Менә без дә үсеп җиттек” комедиясендә Физат образларын яратып иҗат итә артист. Танылган драматург Туфан Миңнуллин 1982 елда махсус аның өчен “Бәйләнчек” пьесасын яза. Әлеге сәхнә әсәре бик күп еллар театр репертуарыннан төшми уйнала.

Иҗаты шома гына барган вакытта Фоат Зарипов театрдан китеп тора. Бу вакытта артист хезмәтенең хакы түбән була. Ул Себергә китә. Анда ул бораулаучы, кара алтын табу операторы һөнәрен үзләштерә.

1990 елда Фоат Зарипов кире театрга кайта. Читтә җыйган ризыгы рухи азыкка сусавын баса алмый. Шулай итеп, аның иҗат тормышында зур, җитди рольләргә бай икенче этап башлана.

Фоат абый бик бәхетле артист. Ул бервакытта да роль булмауга кытлык кичерми. Ел саен бер, ике, хәтта өч спектакльдән роль бирәләр аңа. Фоат Зариповка комик рольләр дә, драма образлары да бер үк дәрәҗәдә җиңел бирелә. Тискәре һәм уңай геройларны да бер үк дәрәҗәдә оста башкара.

Рольләре бөтереп ала

“Энергетик” Мәдәният сараенда авылдашым Фоат абый Зарипов уйнаган Данил Салиховның «Узып барышлый» драмасын карадым. Ул анда Шәйхулла образын уйнады. Уйнады дип әйтү бәлки дөрес тә түгелдер, Фоат абый үзенең сәхнәдәге роле белән шул әсәр эченә алып кереп киттте. Менә сәхнәгә Шәйхулла чыга, ул чыгу белән бөтен тирәлек, бөтен сәхнә “тула”. Чөнки ул героеның эчке тойгыларын, психологик кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтә ала. Ул уенын башлаганда син дә гади тамашачы булуыңны онытасың. Гүя ыгы-зыгы, юл биштәрләре, поезд көтеп йончыган юлчылар арасында син дә бар. Көләч йөзле, якты карашлы, зур йөрәкле карт фронтовикны күзәтәсең. Шәйхулла иң матур сыйфатларны үзенә туплаган. Ул җыр-моң ярата, өздереп гармунда уйный. Җитмәсә, нәкъ менә авыл картларына хас булганча хәйләсез, самими. Ул сугышчан дустының үлем хәбәрен алган. Шуңа фронтовик Шәйхулла бабай Смоленскийга сәфәр чыккан. Барлык кешеләр үзе кебек эчкерсез, игелекле дип ышанган бабай тимер юл вокзалында ике милләттәшенең ялган тозагына эләгә. Гомере буенча кешелеклелек кануннары буенча яшәгән карт акчасыз, документларсыз, гармунсыз калгач та, кешелекле, самими карт булып кала. Шуның белән үзен бүгенге тормышта киң таралган мәрхәмәтсезлеккә каршы булуын күрсәтә. Фоат Зарипов 2003 елда Кама аръягы театрлары фестивалендә шушы образы белән “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә җиңү яулый.
Фоат абый уйнаган мәхәббәт тарихлары да төрле. Ул сәхнәдә шулкадәр табигый, әйтерсең, үз кичерешләрен сурәтли.

Комедия жанрында да шундый ук осталыкка ия ул. Хәтергә нык уелганы – Чыбыклы авылы мәдәният йортында караган Туфан Миңнуллинның “Әрәмәлек кияүләре”ндәге Галим образы. Унбиш ел читтән торып укыган, үзен бик укымышлы дип санаган һәм шуңа басым ясап һәрвакыт мәкальләр белән сөйләшкән Галимне уйнаганда да ул тамашачыны бөтереп алды. Образы өчен сөйләм манерасын, хәрәкәтен, кыланышларын, эчке һәм тышкы темпераментын төгәл күзаллавы нәтиҗәсендә тамашачыны күзләреннән яшьләр бәреп чыгарлык итеп ихлас көлдерде.

Фоат Зарипов Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Ядкарь” халык театрында Данил Салиховның “Тәүбә” спектаклен үзешчән артистлар белән сәхнәләштерде. Без –әлеге театрда уйнаган артистлар аның тагын бер ягын ачтык. Ул – чын режиссер. Рольләрне һәр кешенең характерына, темпераментына карап бүлеп бирде. Әлеге спектакль белән үзешчән театрлар фестивалендә катнашып, театр әһелләре тарафыннан югары бәя алган идек.

Авыл халкына рухи азык бирә. Фоат абый үз вакытында туган авылы Чыбыклы мәдәният йортында халык театрына зур булышлык итте. Театр репертуарына спектакльләр сайлашып, авыл үзешчәннәренә сәхнә культурасын өйрәтте. Әлмәт театрында эшләгәндә һәр яңа спектакль Чыбыклы сәхнәсендә уйналмый калмый иде. Фоат Зарипов авыл халкын рухи азык белән һәрвакыт баетып торды. Әнисе гади, ләкин зирәк авыл апасы артист булырга хыялланган улына: “Йөрәгеңнән чыкса гына халык күңеленә барып җитә”, – дигән нәсыйхәт биргән. Фоат абый гомере буе әнисе әйтеп калдырган нәсыйхәткә тугры калган. Чыннан да, Фоат абый тудырган һәр образ йөрәккә барып җитә. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, димичә, ни дисең инде.

Үзе әйтүенчә, ул үзенә бик таләпчән. Образ тудырырга керешкәндә һәрвакыт үзенә бик зур таләпләр куя. Артист хыялсыз булмый, ди. Залда тамашачы күп булуны ярата. Авылны ярата. Туган авылында йорт салып куйды. Лаеклы ялга чыккач шунда кайтып яшәргә исәпли. Ә хәзергә әле артист эшчәнлеген Минзәлә татар драма театрында дәвам итә. Чөнки яшәвенең мәгънәсе - театр.

Фото шәхси архивтан.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев