Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Эзләдем, бәгърем, сине» җыры авторы Сәйяр Хәбибуллин вафат булган

Танылган татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллин 96 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Сәйяр Хәбибуллин Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов кебек легендар артистлар башкарган татар җырларына җитмештән артык лирик көй язган. Бүгенге көндә бу әсәрләрне Идрис Газиев, Роза Хәбибуллина, Илһам Вәлиев, Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, Лилия Муллагалиева һәм башкалар башкара.

2026 елның гыйнварында композитор Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин чакыруы буенча 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

«95 яшькә кадәр яшәрмен дип беркайчан да уйламаган идем! Әмма минем иҗатым яңа җырлар һәм көйләр белән тулылануын дәвам итә. Минем бөтен тормышым – музыкада», - дип нәтиҗә ясаган иде ул шул вакытта.

Фото: t.me/PolpredstvoRT

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев