Быел Зәйдә 21 йортка капиталь ремонт ясалачак һәм 15 ишегалды төзекләндереләчәк
2025 елда Зәйдә республика программалары кысаларында йортларны һәм ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы эшләр дәвам итәчәк.
«Безнең ишегалды» программасы халык өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Быел Зәйдә Ленин урамында 4, 6, 8, 11, 14, 18, 19А, 20, 22, 24; Рәфыйков урамында 2, 4, 6; Нефтьчеләр проспектында 32, 42нче йортлар ишегаллары ремонтланачак.
Программа кысаларында балалар мәйданчыкларын яңарту, яңа асфальт җәю, территорияләрне яктырту һәм яшелләндерү планлаштырыла. Бу чаралар ишегалларын төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлырак һәм куркынычсызрак итәргә мөмкинлек бирә.
Ишегалларын төзекләндерү белән беррәттән күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясалачак.
Агымдагы елда Зәйдә 21 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланачак. Исемлеккә Җиңү проспектының 1/09, 1/23, 28; Жуков урамының 11; Клуб урамының 11, Ленин урамының 2, 7, 7А, 8, 9, 11, 11А, 18, 22, 24, 27, 28; Макаров урамының 7А, Рәфыйков урамының 2, Төзүчеләр урамының 2; Энергетиклар урамының 10нчы йортлары кергән.
Капиталь ремонт түбә, фасад, инженер системалары һәм яңартуны таләп итә торган башка элементларны алыштыруны үз эченә ала. Һәр йортта аерым эш төрләре каралган. Бу эшләр яшәү шартларын яхшыртырга һәм йортларның энергия нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев