Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бура-Киртә егете һава-космик гаскәрләрдә хезмәт итә

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Зәй офыклары» игълан иткән «Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар» акциясе кысаларында армия мәктәбе узучы егетләребез турында язмалар бирүне дәвам итәбез.

Бура-Киртә авылы егете Алмаз Талыпов кулына диплом алуга Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә киткән. 

Алмаз Кадер мәктәбен тәмамлагач, Чаллы автомеханика техникумында һөнәри белем алган. Кулына диплом алу белән, үзе теләп армиягә китә. Хәрби хезмәтне Севастопольдә һава-космик гаскәрләрдә уза. 

— Солдат өчен армиядә бер ел хезмәт итү әллә ни озак вакыт түгел, шул ук вакытта ул — һәр егет өчен зур тормыш мәктәбе. Әлбәттә, улыбызны сагынабыз. Улыбызның Ватаны алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән горурланабыз да. Бүгенге көндә илебезне саклаучы барлык егетләрнең туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез, — ди Алмазның әнисе Альфира ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев