Бер атна эчендә бензинның бар төрләре дә кыйммәтләнгән
Татарстанда 2-10 март көннәрендә бензин бәяләре арту теркәлгән.
2-10 март көннәрендә Татарстанда автомобиль ягулыгының барлык төрләре дә кыйммәтләнде. Мәгълүматларны Росстат бастырды.
АИ-92 бензины литры 60,82 дән 61,23 сумга кадәр кыйммәтләнгән. АИ-95 бәясе 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр арткан. АИ-98 һәм аннан югарырак бәясе 89,07 сумга җиткән, дизель ягулыгы — литры өчен 73,29 сум.
Бәяләр үсеше февраль ахырыннан теркәлә. Бу вакыт эчендә АИ-92 56 тиен, АИ-95 — 44 тиен, ә премиаль бензин — литры өчен 28 тиен өстәгән.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев