Балаларга файдалы вакыт үткәрү турында сөйләделәр
14 - 16 мартта “Җылылык бүләк итәм” дип исемләнгән Бөтенроссия урам акциясе үтте. Ул балалар куркынычсызлыгына багышлап оештырыла. Акция кысаларында балалар буш вакытны файдалы, куркынычсыз үткәрү хакында беләләр.
14 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә яшүсмерләр өчен файдалы һәм куркынычсыз ял итүне оештыруга юнәлдерелгән “Җылылык бүләк итәм” акциясе үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре күп вакытларын урамда уздыручы балаларга ял итүнең альтернатив ысулларын күрсәтергә тырыштылар: яшүсмерләргә кызыклы, куркынычсыз һәм акыл үсеше өчен файдалы вариантлар тәкъдим иттеләр – китапханәнең барлык бүлекләре буйлап экскурсияләр турында, җирле рәссамнарның картиналары күргәзмәләре, китап күргәзмәләре хакында сөйләделәр.
“Без урамнарга чыгып, китапханәдә төрле чаралар, Татарстан, Зәй язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар үткәрелүе турында әйттек. Уку залында «Наука и жизнь», «Наука и техника», «Мне 15», «Удивительное – рядом» журналларын укырга мөмкин булуын искәрттек. “Яшүсмерләрнең цифрлы куркынычсызлыгы” дигән листовкалар әзерләп, тараттык”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев