Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәяүлеләр юлда имин йөрсен

31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр «Җәяүле» дип аталган профилактик акция үткәрелә. Аның кысаларында Зәй районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә җәяүлеләр юлларында кагыйдәләрен үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздыралар, балалар бакчаларында сабыйларга юлларны имин чыгу ысуллары, кагыйдәләр искәртелә.

Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда җәяүлеләр зыян күрү белән бәйле 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 7се Зәй районы юлларында булган һәлакәтләр.

— Күп очракта җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмау сәбәпле һәлакәткә очрыйлар. Чөнки аларны караңгы вакытта машина йөртүчеләр абайламый кала. Яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу җәяүлеләрне бәрдерү очракларын 65 процентка кадәр киметә, — ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев